Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк дигән гыйбарә бар. Ижау шәһәренең мөселман зираты тирәсендә тимер коймалар җимерелеп, урланып, ул ташландык хәлдә калган иде. Тирә-юньдә яшәүчеләр анда чүпләрен дә ташлый башлады. Хәзер зират тирәсендә тәртип. Ул койма белән әйләндереп алынган. Капкалар да куелды.
Бу эш артыннан милләттәшебез, Ижау шәһәренең Аксакаллар шурасы рәисе Шиһабетдин ага Садыйков инде җиде ел йөри. Эшенең нәтиҗәсе дә бар. Дөрестән дә, бүген мөселман зираты тәртипкә китерелде. Ташландык хәлдә калган мәңгелек йорт тирәсе заманча койма белән тотылды. “Моның өчен шәһәр бюджетыннан миллионнан артык акча бүленеп бирелде. Әле күптән түгел 100 мең сумга тимер капка да куелды”, дип сөенечен яшермәде Шиһабетдин ага Садыйков.
Соңгы елларда биредә елына ике тапкыр яз һәм көз айларында өмәләр оештырып, каберләр өстен дә тәртипкә китерәләр.
Шиһабетдин ага матур капкага, нык торган коймаларга сөенә. Әмма аксакалны бик борчыган тагын бер мәсьәлә бар әле. Каберләр өстендә зур-зур агачлар үсеп утыра. Көчле җил-давыл чыкса, агачлыр авып, зират өстен тагын чүплеккә әверелдерүе мөмкин.
Икенче бер мәсьәләгә дә игътибар итте аксакал. Каберләр өстенә җимеш агачлары утыртылган. Хәзер алмагачлар, миләшләр җимешләре белән үтеп баручыларны кызыктыра. “Алар ул җимешләрне үзләре ашамаса да, җыеп, базарга алып чыгулары бар”, ди Шиһабетдин ага Садыйков. Шуңа да, мәчеттә, аксакаллар шурасы утырышында киләчәктә аларны кисеп алу турында сөйләшергә ниятли ветеран.
Моннан тыш та әле зиратта башкарасы эшләр бар. Аның икенче ягы койма белән тотылып бетмәгән. Шәһәр бюджетыннан тагын берникадәр акча бүлеп бирәчәкләренә ышандырганнар. Димәк, мәңгелек йортның тирәсе тулысынча койма белән уратып алыначак. Киләчәктә биредә чисталык булыр, тәртипсезлекләр кылынмас дигән ышанычы зур аксакалның.
Хәмидә Гайфуллина
"Азатлык" радиосы сайтыннан

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар