ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Мисыр Гарәп Республикасының РФ дәге илчелегенә бездәге логистика парклары, конгресс-күргәзмә чаралары хакында мәгълүмат әзерләп җибәрәчәк
Бүген ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында министр урынбасары Булат Фәхретдиновның Мисыр Гарәп Республикасының РФ дәге илчелеге икенче секретаре Әль Камал Шәриф Мөхәммәд Абдел Латыйф белән очрашуында ике республика арасында хезмәттәшлек перспективалары барланды дип белдерә "Татар-информ".
Аерым алганда, “КАМАЗ”, “Татнефть” җәмгыятьләренең Мисыр белән хезмәттәшлегенә кагылышлы мәсьәләләр күтәрелде, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте. Әль Камал Шәриф Мөхәммәд Абдел Латыйф Татарстан автогиганты продукциясен Мисыр базарына чыгаруда ярдәм итәргә алынуын белдергән. Яклар шулай ук ике арада бизнес-миссияләр алмашу аша хезмәттәшлекне үстерү белән дә кызыксына.
Бүгенге очрашуда Татарстан белән Мисыр арасында хезмәттәшлекнең перспективалы юнәлешләре дип Мисырдан Татарстанның логистика парклары мөмкинлегеннән файдаланып җиләк-җимеш кайтаруны, Татарстан компанияләренең әлеге илдә тимер юлларны реконструкцияләүдә катнашуы аталган. Шуны күздә тотып, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Мисыр Гарәп Республикасының РФ дәге илчелегенә Татарстандагы логистика парклары, республикада оештырылучы конгресс-күргәзмә чаралары хакында мәгълүмат әзерләп җибәрәчәк.
2009 ел йомгаклары буенча, Татарстан белән Мисыр арасында тышкы сәүдә әйләнеше күләме 86,7 млн. доллар тәшкил иткән. Шуның 99,1 проценты экспорт, 0,9 проценты импорт операцияләре өлешенә туры килә. Агымдагы елның беренче яртысында ике арадагы тышкы сәүдә әйләнеше күләме 113,7 млн. доллар булган.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар