Бүген иртән Башкортстаннан ислам дин әһелләре, җәмгысе 100гә якын кеше, Казанга юлланды. Алар анда “Милләт тормышы һәм ислам дине” дигән зур җыенда катнашачак.
Башкортстаннан Казандагы ислам форумына ике төркем китте. Аның берсен Тәлгать Таҗетдин җитәкләгән Үзәк диния нәзараты, икенчесен Нурмөхәмәт Нигъмәтуллин җитәкләгән Башкортстан мөселманнары диния нәзараты туплады. Дин әһелләре Уфадан гына түгел, Башкортстанның төрле районнарыннан да сайлап алынган. Дин әһелләре арасында да төрле вазыйфалы кешеләр бар: мөфтиләр, имамнар, мөдәррисләр һәм мөгаллимәләр. Бу хакта "Татар-информ" яза.
Башкортстаннан барган дин әһелләренең Казандагы форумда чыгышлары, “түгәрәк өстәл” сөйләшүләрендә катнашулары да каралган. Уфадагы дин әһелләре бу үзенчәлекле җыенга зур өметләр баглый. Әлегә милләтнең, халыкның тормышы, аның көндәлек проблемалары бер юлдан, ә дин әһелләренеке икенче юлданрак бара, шуңа күрә дә бу җыен алдагы елларга уртак бурычлар билгеләр, дип көтелә.
“Казандагы җыен дин әһелләре арасындагы кайбер каршылыкларны, үзара чәкәләшүләрне дә йомшартыр, алайса берәү бер якка, икенчеләр башка якка тарта, ә бит без бер якка карап эш йөртергә тиеш”, -ди Уфадагы “Ихлас” мәчете имам-хатибы Мөхәммәт хәзрәт Галләм.
Мөхәммәт хәзрәт әйтүенчә, Казандагы форумнан Уфага әйләнеп кайткач, Башкортстандагы дин әһелләренә анда әйтелгән фикерләрне җиткерү өчен, җыелышлар да үткәрү күздә тотыла. “Казанга бара алмаган дин кардәшләребез дә җыенда яңгыраган фикерләрне белергә тиеш”, ди Мөхәммәт хәзрәт.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар