“Болгар” милли хәйриячелек фонды игелекле гамәлләрен дәвам иттереп, кичә Изге Болгар җиренә сәяхәт оештырган. Сәфәрдә исә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре, Казандагы югары уку йортлары укытучылары, җәмәгать эшлеклеләре, “РАЯН” ансамбле сәнгатькәрләре һәм “Шәрык” клубына йөрүче студентлар катнашкан.
ТР Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе, әлеге “Болгар” фонды идарәсе рәисе Фәрит Мифтахов тарафыннан оештырылган бу чара исә милли гореф-гадәтләрне һәм культураны, туган телне саклауда өлеш кертүне максат итә. у хакта "Татар-информ" агентлыгы җиткерә.
Борынгы Болгар шәһәренә барып, тарихи урыннарга баш иючеләр, үз чиратында, халкыбыз өчен изге саналган урында гыйбадәт кылган, әхлакый һәм рухи кыйммәтләрне үз иткән эчтәлекле җырлары белән мәгълүм “РАЯН”нар, форсаттан файдаланып, музыкаль клип төшергән.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар