Мәскәүнең Текстильщики дигән районында хөкүмәт тарафыннан рөхсәт ителмәгән, мәчет төзелешенә каршы оештырылган җыен узачак. Менә ничә еллар инде мөселманнар Мәскәү башлыклары тарафыннан мәчет төзер өчен рөхсәт көтә. Төзү эшләре өчен җир Волжский урамыннан бирелгән булса да,эш хаман үз урыныннан кузгалмый әле.
Монда яшәүче мөселманнар әйткәнчә, бу төзелеш эшләренә 5-6 кешедән оешкан бер төркем каршылык күрсәтә." Бу урында мәчет яисә ял итү паркы булачакмы? Әлегә тиклем, бернинди дә ачык түгел. Хөкүмәт башлыклары бу районда яшәгән кешеләрнең фикерләрен ишетсәләр иде", дип үтенә акция уздыручылар. Бу хакта "Интерфакс-Религия" гентлыгы хәбәр итә.
Соңгы вакытта Мәскәү мөселманнарына гыйбадәт кылыр өчен урыннар болай да җитми. Бу пикет мөселманнар белән Мәскәү халкының дустанә мөнәсәбәтләрен бозу ниятеннән өчен оештырыла дип саный руханилар.
"Бу җыен 5-6 кеше тарафыннан оештырыла. Бу төзеләчәк мәчет этләргә тулысынча ял итәргә, паркта саф һава белән суларга, шулай ук машиналарга комаучалый икән. Аннан тыш, мәчет - гауга чыганагы да булачак. Шундый сылтаулар табып бу оешма лидерлары Мәскәү башлыкларына гаризалар яза, кешене мөселманнарга каршы булырга чакыра" -дип сөйләгән IslamNews агентлыгына татар мөхтәрияте вәкиле Гаяз Ямбаев.
"Безнең өйдән 300 чакрым ераклыкта чиркәү төзелә. Безнең районда бик күп мөселман халкы яши. Ә менә аларның фикере белән берәрсе кызыксындымы икән", - дип үз-үзләренә сорау бирә кайбер мәскәүлеләр.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар