Ураза гаете бәйрәме көннәрендә Башкортстанда яңа мәчетләр үз ишекләрен ача. Кичә Ишембай районындагы Сәйрән авылында да яңа Ходай йорты ачылды.
Әлеге тантанага авыл халкы гына түгел, ә чит тарафларда яшәүче якташлар да җыелды. Уфадан танылган дин әһелләре дә килгән иде бу бәйрәмгә.
Мәчетне шушы авылдан чыккан булдыклы егет, бүгенге көндә Россия Дәүләт Думасында депутат булган Иршат Фәхретдинов төзетте. Аның әнисе Җәмилә апа бик диндар кеше булган һәм авылда яңа мәчет төзетү хыялы белән йөргән. Аның хыялын улы тормышка ашырды. Бар авыл халкы тәкъдиме белән Аллаһ йортына “Җәмилә мәчете” исеме бирелде.
Сәйрән авылында 1937 елга кадәр ике мәчет эшләп килгән. Әмма, һәр җирдәгечә, аларны шул заманның шаукымы юк иткән. Инде авыл халкының күптән көткән бәйрәме килде. Яңа мәчетнең мәйданы 80 квадрат метрга якын. Анда ир-атларга да, хатын-кызларга да аерым бүлмәләр бар. Мәчетне ачу тантанасында хисле-куанычлы чыгышлар күп булды. Мәчетне котлап бүләкләр дә тапшырылды. Соңыннан бергәләп намаз укыдылар һәм чәй табынына җыелып Коръән аятьләре тыңладылар. Бу хакта "Татар-информ" яза.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар