Омски өлкәсе Муромцево район үзәгендә тагын бер яңа мәчет ачылды. Әлеге районның өч татар авылында бер мең тирәсе милләттәшебез яши. Муроцевада бүгенге көнгә чаклы беркайчан да мөселманнар өчен гыйбадәт йорты булмаган. Андагы мөселманар Ураза, Корбан гаетләре кебек бәйрәмнәрдә гыйбадәт кылырга күрше Чуртанлы авылына йөргәннәр.
Чуртанлы мәчете инде берничә ел шушы олуг бәйрәм көннәрендә генә ачыла икән. Чөнки авылда җомга намазларын укытырдай да имам юк. Район үзәгендә мәчет ачылганнан соң, Чуртанлы мәчете ишекләренең Ураза, Корбан гаетләрендә дә ябык калуы ихтимал.
Районның икенче татар авылында – Тазларда, авылның имамы Исмәгыйль хәзрәт Әхмәтвәлиев сүзләренчә, мәчет һәрвакыт ачык, җомга намазларына халык йөри. Бу авылның 2002 елдан бирле эшләп килгән мәчете моннан ике ел элек, яңартылып, тантаналы рәвештә яңадан ачылган иде.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар