Американың дәүләт департаменты бар дөнья буйлап төрле тарихи биналарны торгызуга быел 6 миллион доллар бүлеп биргә. Шулар арасында ислам мәдәниятенә караган шактый гына күренекле биналар да бар.
Биш илдә урнашкан тарихи мәчетләрне төзекләндерүгә 270 мең доллар бирелә: Үзәк Кытайдагы Туңсин шәһәренең Җәмиг мәчетен (XVI гасыр) яңартуга 76 мең, Пакистандагы Лаһорның Алтын мәчетенә (XVIII гасыр) - 67 мең, Мәүристандагы Тичит шәһәренең XIX гасыр манарасына 62 мең, Һиндстан башкаласы Дәһлинең Сундарвала манарасы дип аталган бинага (16 гасыр) - 50 мең һәм Нигериянең Катсинә шәһәрендәге Гобарау манарасына (XVIII гасыр) 15 мең доллар бирелә.
"Американ илчеләренең мәдәни ядкарьләрне саклау фонды" дип аталган шушы програм барлыгы 55 илдәге 63 тарихи һәм мәдәни һәйкәлне төзекләндерүгә ярдәм итә. Алар арасында нәсрани (христиан), һинди, будда корылмалары да бар.
2001 елдан бирле Кушма Штатлар мәдәни ядкарьләрне саклау эшенә шушы програм аша барлыгы 26 миллион доллар сарыф итте. Американың үзендә төрле кадими христиан төркемнәр Дәүләт департаментының шушы ярдәмен кискен тәнкыйтли.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар