Владикавказ базарын тетрәткән шартлауда кимендә 16 кеше һәлак булды. Яраланганнар арасында балалар да бар. Базар капкасы янында торган машина шартлаган, дип фаразлана.
Террорга каршы көрәш комитеты шартау 30 килограмм тротил күәтендә булган, дип белдерде. Машинага куелган шартлаткыч кадак һәм тимер кисәкләр белән тутырылган, өстәвенә машинада газ балоны булган, дип хәбәр ителә. Йөзгә якын кеше яраланган.
Җәрәхәт алганнар арасында балалар да бар. Каты яраланган 5 бала һәм 3 яшүсмер Владикавказдагы республика клиник хастаханәсенә салынган.
“Русия мөселманнары безнең илдә яшәүче халыклар арасында нәфрәт һәм сугыш таратучыларга каршы көрәшкә үз өлешен кертер, дип ышанам", диде бүген Русия премьер-министры Владимир Путин бүген Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин белән очрашуда.
Путин мөселманнарның ярдәме өчен рәхмәтле булуын әйтте һәм берлектә авырлыкларны җиңүгә ышаныч белдерде. “Шартлауның ураза бәйрәме кебек тынычлык һәм килешү көнендә булуы, бу кешеләрнең күңелендә бушлык булуын аңлата, аларга каршы көрәшергә кирәк”, диде
Русия президенты Дмитрий Медведев үзенең Төньяк-Кавказдагы вәкиле вице-премьер Александр Хлопонинга Владикавказга китәргә кушты. Мәскәүдән Төньяк Осетия башкаласына яраланганнарны алып китәр өчен Ил-76 очкычы юлга чыга. у хакта "Азатлык Радиосы".

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар