Американың Флорида штатындагы 50 генә әгъзасы булган христиан радикалларының бер чиркәве АКШның үзендә һәм дөньяда каршылык арта баруга карамастан, 11 сентябрьдә 9 ел элек булган террор һөҗүмнәрен искә алу уңаеннан, Коръән китабын яндыру ниятеннән ваз кичмәячәген белдерде. Бу хәбәрдән соң АКШтан читтә хезмәт итүче американ хәрбиләренә янаулар башланды.
Сишәмбе көнне АКШ Дәүләт секретаре Һиллари Клинтон чиркәүнең бу планнарын “хөрмәтсезлек” һәм “оятсызлык” дип атады. Дәүләт департаментының матбугат вәкиле Кроули чиркәүнең бу планнарын “провокация” дип бәяләде.
АКШның христиан һәм яһүд дине руханилары чиркәүнең бу ниятен “чамадан тыш куркыныч адым” дип хөкем итте. Флоридада урнашкан бу чиркәү башлыгы Терри Джоунс Коръән китапларын яндыру – радикал исламга җавап булачак, дигән иде.
Коръән китабын яндыру ихтималы турындагы сүзләрдән соң Әфганстан һәм Индонезиядә урам җыеннары узды. Су басулардан зур зыян күргәннәргә ярдәм итәр өчен Пакстанга килгән Һолливуд йолдызы Анжелина Жоли журналистлар алдында американ чиркәвенең дини китапны яндыру ниятен кискен тәнкыйтьләп чыкты һәм АКШ хөкүмәтенең бу чиркәүгә ныграк басым ясау кирәклеге турында әйтте. Бу хакта "Азатлык Радиосы" житкерә.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар