Хөрмәтле Татарстан мөселманнары!
Сезне Ураза бәйрәме белән ихлас күңелдән котлыйм!
Һәрбер мөселман өчен зур сынау булган ураза вакытын – Рамазан аен төгәлләүче бу мөкатдәс бәйрәм җир йөзенә игелек һәм шәфкать кебек гомумкешелек кыйммәтләрен тарата, яңа рухи тәҗрибә тупларга, эчке дөньябызны камилләштерергә мөмкинлек бирә. Бу изге көннәрдә һәр мөэмин-мөселман ятимнәргә, игътибарга мохтаҗ, ялгыз һәм авыру кешеләргә ярдәм итәргә тырыша. Чөнки тормышыбызның әхлакый чисталыгына бары тик игелекле гамәлләр аша гына ирешеп була.
Татарстан милли үзенчәлекләрне саклый, җәмгыятьнең әхлакый нигезләрен һәм дин тотучыларның бердәмлеген ныгыта торган күркәм дини традицияләргә ия. Иманым камил, ислам диненең рухи-мәдәни мөмкинлеге алга таба да диннәр һәм милләтләр арасындагы татулыкның һәм республикабыз казанышларының нигезе булып торачак.
Ураза бәйрәме иманыбызны ныгытсын, гаиләләребезгә шатлык китерсен, киләчәккә ышаныч һәм өмет иңдерсен!
Барыгызга да чын йөрәктән игелек, иминлек һәм бәрәкәтле тормыш телим!
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар