Бүген "Сөләйман" мәчетендә Ураза Гаете уңаеннан тантаналы чаралар булып узды. Бәйрәм сәгать 5 иртәнге намаз белән башланып китте. 6.30 минутта Гает намазы башланды. Бу намазларда Левченко бистәсеннән килгән бик күп ир-ат катнашты. Шулай ук хатын-кызлар, Мәскәү администрациясе вәкилләре дә бар иде.
"Сөләйман" мәчете имам хатибы Илдар хәзрәт Баязитов мөселманнарга Рамазан ае һәм ураза тотуның хасиятләрен сөйләде. "Кичә изге Рамазан ае тәмамланды. Бу айда без иртәннән алып кичкә кадәр ашау-эчүдән тыелып тордык. Ураза - рухи яктан кешенне сафландыра, изге гамәлләр кылырга өнди. Без тәравих намазларын укыдык, ислам турында вәгазъләр тыңладык, хәлебездән килгәнчә ятимнәргә, аз керемле кешеләргә булыштык", - дип сөләде ул.
Чыгыш вакытында хәзрәт шәһәр мэры Илсур Метшиннан килгән котлау телеграммасын укып үтте. Телеграммада: "Хөрмәтле Илдар хәзрәт Баязитов,мөселманнар! Сезне изге Рамазан ае тәмамлану һәм нурлы Ураза бәйрәме белән тәбрик итәм. Безнең барыбыз өчен дә изге Рамазан зур әһәмияткә ия. Әл-Бәкарә сүрәсеннән күргәнчә кешеләргә Коръән Кәрим иңдерелгән бу айда мөселманнар Аллаһы тәгаләгә ихласлык һәм тугрылыкларын тагын да ныграк белдерәләр. Рамазан безне күркәм ниятләргә һәм игелекле эшләр кылырга өнди.Әлеге изге айның игелеге һәм рәхимлеге киләчәктә дә безгә юлдаш булыр дип чын күңелдән ышанам. Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, мәхәббәт, иминлек һәм бәхет телим. Аллаһы Тәгалә безне үзенең рәхмәтеннән һәм мәрхәмәтеннән ташламасын. Ураза бәйрәме мөбарәк булсын", - дип язылган котлауда. Гает намазыннан соң кунаклар Коръән сүрәләрен тыңлады һәм ураза табыныннан сыйланды.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар