Әссәләмү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ!
Кадерле дин кардәшләрем!
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм аның карамагындагы 1350 дән артык мәчет-мәхәллә исеменнән, шулай ук шәхсән үз исемемнән, мөхтәрәм ватандашларыбыз, дин-кардәшләребез, Сезләрне олугъ бәйрәмнәрнең берсе – Ураза бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәм!
Аллаһ Тәгаләгә олугъ мактауларыбыз һәм рәхмәтләребез булсын, шушы изге Рамазан аеның мәрхәмәтле ураза көннәре һәм төннәре ахырына якынлашты. Шушы ай дәвамында без Ходайның хәер-хак мәрхәмәтенә өметләндек һәм динебез кушканнарны үтәргә омтылдык: иманыбызны яңарту һәм хак-тәгаләнең гафу итүен, гөнахларыбызны ярлыкауны сорадык, иртән торып сәхәрләр ашадык һәм инде кояш баегач, бәйрәм табыннары артында туганнарыбыз һәм якыннарыбыз белән авыз ачу мәҗлесләрендә катнаштык, туганнырыбызның хәлен белешеп тордык һәм мохтаҗларга ярдәм иттек.
Аллаһы Тәгалә безнең тоткан уразаларыбызны, кылган изгелекләребезне кабуллардан кылсын , гөнаһларыбызны кичерсен, алга таба да үзенең рәхим-шәфкатеннән, мәрхәмәтеннән ташламасын иде.
Ватаныбызның тагын дә чәчәк атуын һәм аңа бары тик уңышлар гына насыйп булуын Аллаһ насыйп итсен. Мин, һәммәбезгә дә Аллаһы Тәгаләнең изге теләкләрендә булуын телим! Раббыбыздан, барлык халыкларга да тынычлык, һәм шатлык, бәхет һәм сәламәтлек, һәр йортка иминлек, иркен тормыш бүләк итүен сорыйм. Амин.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар