Россия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин Казанда үтәчәк VI Казан мөселман кинофестивале президенты булачак. Равил хәзрәт Гайнетдинның Казан фестивален җитәкләячәген һәм аның эшен рәсми төстә ачып җибәрәчәген оештыручылар да раслады.
Фестивальнең матбугат хезмәте сишәмбе көнне башкарма директор Марат Дәүләтовның Мәскәүдә Россия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин белән аның Казандагы чарада катнашу шартлары турында сөйләшүләр уздыруын хәбәр итте. Күптән түгел “Татаркино” башлыгы Владимир Батраков фестиваль президентының урыны бушап калуы турында әйткән иде.
Шулай ук, “Вечерняя Казань” газетында Равил хәзрәт Гайнетдинның матбугат хезмәте биргән хәбәр басылды. Анда, Россия мөфтиләр шурасы рәисе Казандагы фестивальдә катнашмаячак, дип белдерелгән иде.
Фестиваль тирәсендә ызгышлар дәвам итә торды, ә Казандагы оештыручылар исә эшне дәвам иттерде. "Хәзер әзерлек тәмамланып килә, күңелле мәшәкатьләр генә калды", - дип белдерә матбугат хезмәте.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар