Быел мөселман киносы фестивале кысаларында узачак «Islamic-clothes» мөселман киеме дизайнерлары халыкара бәйгесенә 24 заявка килгән.
ТР Мөслимәләр берлеге рәисе Наилә Зиһаншина сүзләренчә, күпчелек заявкалар – Татарстаннан. Шулай ук Мәскәү, Санкт-Петербург, Ивановодан коллекцияләр көтелә. Чит илләрдән Иран һәм Индонезия бар. Төркия белән сөйләшүләр алып барыла. Заявкалар 10 сентябрьгә кадәр кабул ителә.
Әлеге конкурс “Татарстан мөслимәләре берлеге” иҗтимагый оешмасы инициативасы белән оештырыла. Бу проектны тормышка ашыруда ТР Мәдәният министрлыгы, Россия һәм Татарстан дизайнерлары берлеге булышлык күрсәтә.
Бәйгегә тәкъдим ителә торган коллекцияләрдәге модельләр башны һәм тәнне тулысынча капларга, үтәкүренмәле булып, гәүдәгә сыланып торырга тиеш түгел.
Күренекле мәдәният һәм җәмәгать эшлекләреннән, мода индустриясендәге танылган шәхесләрдән торган жюри, модельләрнең яңалыгына, һөнәри осталык дәрәҗәсенә, сәнгати матурлыгына, коммерция перспективасына карап, бәя бирәчәк. Бу хакта "Татар-информ" җиткерә.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде