“Дуслык” җәмгыяте китапханәсендә шушы исемлек астында узган кичәдә Рамазан ае, Кадер кичәсе, Әстерханның “Ак мәчетенә” - 200 ел, ТАССРга – 90 ел, Татарстан Республикасына – 20 ел тулу турында һәм киләсе халык исәп алу тирәсендә әңгәмә-аралашу узды.
“Дуслык” җәмгыяте китапханәсендә шушы исемлек астында узган кичәдә Рамазан ае, Кадер кичәсе, Әстерханның “Ак мәчетенә”200 ел, ТАССРга – 90 ел, Татарстан Республикасына – 20 ел тулу турында һәм киләсе халык исәп алу тирәсендә әңгәмә-аралашу узды.
Әйтеп биргән темаларга төрле китаплар, журнал-гәзит мәкаләләре җыентыгы китап күргәзмәсендә урын алды. Алар белән әле җыелышка кадәр дә, узган чарадан соң да өйгә алып укуы мөмкин иде. Җыелышканнар исә үз чыгышларын яңгыраттылар, фикер алушылар өч сәгатьтән артык барды.
Күтәрелгән мәсьәләләргә “Дуслык” рәисе Әнвәр Ибрагим улы Алмаев, үз карашын белдереп, болай диде: “Коръән, Ислам дине кешене чын хакыйкать юлына,камилләшүгә өнди: татарлар өчен ул - иң әһәмиятле рухи чыганак. Моңа бәйле икенче бер чыганак – ул милли үзаң, туган тел. Менә аларны саклау, киләсе буыннарга җиткерү безнең җитди бурычыбыз.
Озакламый халык санын алу вакытында безгә уяу булырга кирәк – нәкъ “татар” дип үз милләтеңне, “татар теле” дип үз телеңне билгеләү зарур, чөнки асылда төрле җирле татарлар (татарга йөздән артык бирелгән атамалар – “татар милләтеннән” дигән төшенчәне үзгәртмәсеннәр иде), барыбер татар булып калалар”.
Шәһәрнең ШОД (сәләтле балалар мектәбе) укутучысы С. Елизарованың Рамазан ае, Кадер кичәсе турындагы чыгышы, гарәпчә Коръән аятьләрен, аларга русча аңлатмалар бирүе зур кызыксыну уятты. Намаз, ураза турында аерым сүзне татар теле укытучысы С.Мифтяева алып барды. Шулай ук Ислам диненең әдәбиятта чагылышы – Г.Тукайның “Тәэссорат”, “Кадер кичәсе”, А. Пушкинның “Подражание Корану”, “Пророк”, А. Бунинның “Предопределение” (Аль-кадр сүрәсеннән) шигырьләре телгә алынды, мөнәҗәтләр яңгырады.
Җыен көндез узганга күрә ифтар урынына сәдака өләшү һәм киләсе Ид-Аль-Фитр Ураза бәйрәменә имин-исән җитү теләкләре, догалар белән тәмамланды. Бу хакта "Татар-информ" җиткерә.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар