Изге Рамазан аеның 27нче төнендә татар телевидениесе үзенең тамашачылары өчен вәгазьләр һәм Коръән сүрәләрен яңгыратты. Казандагы вакыйгаларны мөселман дөньясының 20 илендә яшәүче халык күрә алды. "Татарстан - Яңа Гасыр" телевидениесе сигналын турыдан-туры "Әл-Җәзирә" телеканалы трансляцияләде.
Кичә Кол Шәриф мәчетенең фарыз залы тәравих намазы вакытында шыгрым тулы иде. Меңнән артык мөселман кардәшләребез бу төнне шәһәрнең үзәк мәчетендә уздыру ниятеннән килгән иде. Тәравих намазыннан соң, җәмәгать"тәсбих" намазын укыды, аннары Кол Шәриф мәчете имам-хаыйбы Рамил Юныс, Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев эчтәлекле вәгазь белән чыгыш ясадылар. "Әл-Җәзирә"не Якын Көнчыгыш, Африка, Европа, АКШ илләре мөселманнары карый.
Әйтергә кирәк, бу "Татарстан - Яңа Гасыр" телевидениесенең беренче шундый халыкара дини телевизион чарасы түгел. 2010 елның 25 февралендә Кол Шәриф мәчетендә үткәрелгән Мәүлид бәйрәмен Татарстан спутник телевидениесе тамашачылары белән бергә Төркиянең әйдәп баручы "TRT" телеканалы тамашачылары да карады. Ул вакытта дөньякүләм телеаудитория 300 миллион кеше тәшкил итте.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар