Ләйләту-л-Кадр: 5 сентябрьдә "Татарстан - Яңа Гасыр" телевидениесе Кол Шәриф мәчетеннән турындан-туры трансляция оештыра. Изге Рамазан аеның 27нче төнендә татар телевидениесе тамашачылары өчен вәгазьләр һәм Коръән сүрәләре яңгырый. Кол Шәриф мәчетеннән трансляция 23 сәгать 30 минутта башлана. Шунысы игътибарга лаек: Казандагы вакыйгаларны мөселман дөньясының 20 илендә яшәүче халык күрә алачак, чөнки "Татарстан - Яңа Гасыр" телевидениесе сигналын "Әл-Җәзирә" телеканалы трансляцияләячәк.
Әйтергә кирәк, бу "Татарстан - Яңа Гасыр" телевидениесенең беренче шундый халыкара дини телевизион чарасы түгел. 2010 елның 25 февралендә Кол Шәриф мәчетендә үткәрелгән Мәүлид бәйрәмен Татарстан спутник телевидениесе тамашачылары белән бергә Төркиянең әйдәп баручы "TRT" телеканалы тамашачылары да карады. Ул вакытта дөньякүләм телеаудитория 300 миллион кеше тәшкил итте.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар