“Татарстан мөслимәләр берлеге” оешмасы Татарстанның Чирмешән районы Әмир авылында яшәүче Зөлхия Сероҗеваның кыйналуына борчылуын белдерде. “Без бу вакыйгага бик борчылдык. Татарстанда исламофобия күренеше бик таралмаган дисәләр дә, чынлыкта исә, әле ул зур урын алып тора икән. Моны без мисалларда күрәбез. Теге ир-ат яулыгын тартып алыр дәрәҗәгә җитмәс иде. Без бу начар күренеш белән көрәшергә тиешбез.
Безнең оешмабыз мөселман хатын-кызларның хокуклары өчен көрәшә, мөселманча киенүне пропагандалый, әлбәттә, без кул кушырып кына утырырга тиеш түгелбез. Исерек кешегә бөтен нәрсә дә рөхсәт ителмәгән, ул үзенең гамәле өчен җавап бирергә тиеш. Таһир Гомәровны җәзага тартырга тиешләр. Без Чирмешән районының эчке эшләр бүлегенә хат әзерлибез. Без гаепле кешене җәзага тартуларын сорыйбыз”, - диде Наилә Җиһаншина. Исегезгә төшереп үтәбез, 31 августта Әмир авылында 38 яшьлек Зөлхия Сероҗевага хөҗүм итү булган иде.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар