Саратов өлкәсенең Энгельсе каласында “Рамазан шатеры” дигән гаилә бәйрәме узды. Анда “Бала күзләре белән Рамазан” бәйгесенә йомгак ясалган. Ул “Родник” мөселман хатын-кызлары оешмасы тарафыннан үткәрелгән иде.
Оештыручылар күп кенә конкурслардан һәм викториналардан торган программа әзерләделәр. Рамазан – изгелек кылу ае, шуңа күрә, балалардан кылган изгелекләре хакында да сорадылар. Билгеле булганча, балалар изгелексез бер генә көнен дә үткәрмиләр. Алар ата-аналарына булышалар.
“Родник” җитәкчесенең урынбасары Айҗан Садыкова “Рамазан саннарда” дигән кызыклы доклад ясады. Бу кыз рамазанда изгелек кылган өчен булган савапның зурлыгын күрсәткән. Бу айда намаз укыган өчен кеше 18900, ә Коръәннең бер хәрефен укыган өчен 4900 савап ала.
Аннары бәйгегә нәтиҗә ясадылар. Жюри рәисе Рәсим хәзрәткә җиңүчеләрне билгеләү җиңел булмады. Балалар 3 төркемгә бүленделәр: 5-9, 8-10, 11-14 яшьлекләр. Бүләкләрне Али хәзрәт Хәбибуллин игълан иткән. Кечкенә балалар арасында беренче урын 5 яшьлек Әминә Кузәхмәтовага бирелде, ул Кәгъбәтулла рәсемен ясаган иде. Икенче урында – Лина Ильясова, өченче урында – Илдар Мухаев.
Урта яшьтәге балалар арасында беренче урынны Александра Маторина, икенче урынны Ильяс Сафронов, цченче урынны Аят щл Хих алды.Өлкән балалар арасында беренче урынга Камаль һәм Рамин Дамаевлар, икенче урынга Гадилә Ауишева, өченче урынга Алия Ганиева белән Диана Исламова лаек булдылар.Бүләксез бер бала да калмады.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде