Башкортстандагы татар, рус, мари һәм чуаш милли оешмалары Уфада үзләренең берлектәге урам җыенын оештырды. Пикетта Башкортстан мәктәпләрендә башкорт булмаган балаларга башкорт телен көчләп укытуга каршылык белдерелде.
Урам җыены Ак йорт каршында, ягъни Президент һәм Хөкүмәт урнашкан бина янында үтте. Милли оешмалар яңа президент Рөстәм Хәмитовка республика мәктәпләрендә башкорт теленең ихтыярсызлап укытылуы хакында мәгълүматлар язып мөрәҗәгать әзерләгән. Пикет тәмамлангач, берничә кеше Хөкүмәт йортына кереп, шул мөрәҗәгатьне президентка тапшыру өчен, аның идарәсенә калдырып чыкты.
Пикетта катнашучылар арасында хатын-кызлар да, мәктәп балалары да бар иде. Алар “Башкорт теле көчләп укытылмасын”, “Башкорт телен теләгәннәр генә укысын”, “Татар балалары башкортча укытуга мохтаҗ түгел”, “Мари гимназияләре ачылсын”, “Чуаш халкы да үз телендә укырга тели” кебек шигарьләр тотып торды.
Пикетта катнашучылар бирегә килгән журналистлар белән аралашты һәм үз таләпләре хакында тәфсиллерәк сөйләде. Әгәр башкорт телен көчләп укыту дәвам итсә, мондый пикетлар оештыруны дәвам итәчәкләрен белдерде урам җыенында катнашучылар. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәр итә.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар