31 август төнендә Казанның Мәскәү районындагы “Яңа гасыр”, “Татарстан” телерадиоширкәтләре янына урнашкан электр станциясе шартлый. 80 меңгә якын кеше утсыз кала, шулай ук “Татарстан” телевидениясенең милкенә дә күпмедер зыян килә.
Күп кешеләрнең өйләрендә суыткычлары эреп ага. Халык борчуга кала. Мәскәү һәм Киров районының бер өлешендә яшәүчеләр иртәнге 9га хәтле утсыз утыра.
“Безне кырыйда үсеп утырган агачлар коткарды, хуҗалык өчен кирәк булган эш коралларын саклый торган зур тимер тартма таш астында калды һәм төп бинаның бер почмагына станциянең авып төшкән дивары өлешчә зыян китерде. Гадәти эш көне булса, каза зуррак та булыр иде”, ди ГТРК “Татарстан” телевидениясе вәкилләре.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәренә караганда, август аеның соңгы көнендә, иртәнге сәгать икеләрдә Энергетиклар урамы, 8нче йорт адресы буенча урнашкан ярдәмчел электр станциясе шартлый. Нәтиҗәдә 3 катлы кирпеч бинаның стеналары җимерелеп төшә. Бу станция “Яңа гасыр” һәм “Татарстан” телерадиоширкәтләре урнашкан җирлеккә терәлеп үк тора, беренче булып бу хәлне сакчылар күрә.
Җимерелгән станцияне тикшергән белгечләр, бу бина эчендәге иске трансформатордан май агып чыгып, станция эче янып китә торган газ белән тула һәм шартлау була, дип белдерә.
Русиядә мондый хәл беренче тапкыр гына түгел. Бу елның 20 августында Петербурда шуңа охшаш гадәттән тыш хәл булып, ярты шәһәр бер сәгатькә якын утсыз калган иде.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар