Башкортстанның Караидел районындагы Якуп авылы халкы бу көннәрдә зур куаныч кичерә. Биредә күптән көтелгән вакыйга – яңа мәчеткә нигез ташлары салынды.
Якуп авылының элекке мәчете бар тирә-якка киң билгеле булган. Тау катламнарыннан алынган зур-зур ташлардан төзелгән булган ул. Шуңа күрә исеме дә “Таш мәчет” булган. Бар җирдәге кебек үк, аның язмышы да аянычлы була – җимертәләр аны. Менә хәзер авыл халкы үзенең күптәнге хыялын тормышка ашыруга кереште. Биредә элеккесе кебек үк мәчет салачаклар – тау ташларыннан төзеләчәк ул.
Мәчеткә нигез ташларын салу тантанасына Уфадан да кунаклар барды. Уфадагы “Хәмзә” мәчете имам-хатибы Хәмзә хәзрәт Галләмов мәчет төзелешенә матди ярдәм итәчәген дә ышандырды.
Якуп авылы имамы Зиннур Шамов сүзләренчә, Таш мәчетне төзүгә авылдашларның кайсы акчалата, кайсы техника белән, ә бәгъзе берәүләре төзелеш эшләрендә катнашып ярдәм итәчәк. Яңа мәчет төзелешен киләсе ел җәй айларына тәмамлау ниятләнелә. Бу хакта "Татар-информ" җиткерә.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар