2010 елның 31 августында Татарстанның Чирмешән районы Әмир авылында яшәүче 38 яшьлек мөселман хатын-кызына һөҗүм ясалды. Ул берничә ел элек Казаннан күченеп килгән иде. Хәзерге вакытта Зөлхия ялгызы 5 бала үстерә.
Кич белән Зөлхия Сероҗова күршесе Хурамова Анастасия (Нәсибә) янына керә. Беркадәр вакыттан соң Нәсибә йортына Таһир Гомәров исерек килеш, рөхсәтсез, ишекне бәреп керә дә зур тавыш куптара башлый. Чит өйгә керергә канун буенча гына рөхсәт ителә.
Зөлхия моннан чыгарга кирәклеге хакында әйткәч, Таһир бернинди сәбәпсез аңа кул күтәрә башлый. Башын каты итеп яралый һәм яулыгын салдырып ертып ташлый. Өенә кайткач, Зөлхиянең башы авырта башлый. Килгән хокук саклау органнары вәкилләре гаризасын кабул итеп алалар һәм Зөлхияне хирург янына җибәрәләр.
Зөлхия белдерүенчә, Таһир аның башына каты итеп суга. Нәтиҗәдә - баш мие җәрәхәтләре алып хәзерге вакытта ул дәваханәдә ята. Мөселманнар Чирмешән районы Эчке эшләр бүлегенә җинаять эшен кузгатуларын һәм судка бирүләрен сорыйлар.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар