Үткән атнада Башкортстан президенты ярдәмчесе Сергей Лаврентьев җөмһүрият татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе урынбасары Мәҗит Хуҗинны кабул итте. Очрашуда татар милләтенә кагылышлы мәсьәләләр күтәрелде. Бу хакта "Азатлык Радиосы" хәбәр итә.
Мәҗит Хуҗин очрашудан калган тәэсирләре белән уртаклашты:
“Сәгать ярым барган ул сөйләшүдә төрле мәсьәләләрне күтәрдем: беренчедән, телеведение аша татар авылларын башкортлаштыру сәясәтен алга сөргән тапшыруларны бетерү, шулай ук татар авыллары турында да тапшырулар бирә башлау мәсьәләсе. Икенчедән, татар телендә китаплар чыгаруны арттырыру, татар телле язучылар берлеген казнадан финанслау. Өченче мәсьәлә - корылтай мәсьәләсе булды.
Эш шунда ки, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров Башкортстан татарлары конгрессының альтернатив бүлекчәсен оештыру тәкъдиме белән чыккан булган. Без бер оешма булган вакытта, икенчесен төзергә юл куймаячагыбызны ирештердем. Шул ук вакытта барлык татар оешмаларының уртак корылтаен үткәрү мөмкинлеген әйттем. Ул корылтайны алдагы елның икенче яртысында уздырырга килештек.
Шулай ук быел сентябрь аенда татар оешмалары вәкилләре конференциясен җыярга тәкъдим иттем. Сергей Лаврентьев бу мәсьәләләрне белгечләр белән өйрәнгәннән соң, алдагы атнада тагын кабул итәчәгенә ышандырды”, диде Мәҗит Хуҗин.
Шунысын әйтергә кирәк, Башкортстан белән Мортаза Рәхимов җитәкчелек иткән вакытта президент киңәшчесенең татар оешмасы вәкиле белән очрашуы кызыл кар явуга тиң иде.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар