Рамазан – гаиләне берләштерүче ай. Бергәләшеп сәхәр ашарга тору, кичләрен гаилә белән бергә җыелып ифтар үткәрү кебек бәхетле мизгелләр бер-береңә хөрмәт, ихтирамны тагын да арттыра. Ураза тоткан көннәрдә әти-әни дә бер берсенә җылырак мөнәсәбәттә була, балалар да дус-тату гына уйнарга тырыша. Рамазан шулай ук кунакка йөрешү, туганнар белән мөнәсәбәтләрне ях- шырту өчен дә менә дигән мөмкинлек.
Бергәләшеп ифтар әҗлесләре үткәрү, туганнарны кунакка чакыру нәселнәсәпне тагын да бердәм итә. Мөселманнар өчен изге ай якын лашканда «Ислам info» медиа төркеме «Безнең гаиләдә – рамазан» дигән конкурс игълан итә. Конкурска үзегезнең гаиләдә Рамазанны ничек үткәрүегез,нинди йола-гадәтләр булуы турында язма яки фотосурәт әзерләп җибәрегез.
Нәни мөселманнар исә «Рамазанны яса» дигән рәсемнәр конкурсында катнаша алачак. Моның өчен аларга изге ай турында рәсем ясап редак циягә җибәрергә кирәк. Конкурска җибәрелгән эшләргә катгый таләп юк. Алар төрле жанрда,төрле формада, төрле күләмдә булырга мөмкин. ң мөһиме, теманы ачып бирергә кирәк.
Конкурска җибә релгән барлык эшләр дә www.Info–islam.ru һәм www. Tatar-islam.ru сайт ларында урын алачак. Иң яхшы язмалар «Ислам info» газетасында басылачак. Җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр көтә. Эшләрне konkurs@info-islam.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк. Рәсем нәр не 420006, Казан, Рәхимов ур., 8 йорт, корп. 19 адресы буенча юллагыз.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде