Чечнянең "Терек" футбол такымы вице-президенты Хәйдәр Алханов "Рубин" футболчыларының остазы Корбан Бердыевны күптән түгел Грозныйда булган уен вакытындагы этеш-төртештә ямьсез сүгенүдә, шуңа күрә чын мөселман булмауда гаепли. Грозныйда чеченнарның “Терек” футбол такымы белән Татарстанның “Рубин” такымы арасында уен этеш-төртешкә әверелде.
Терекның вице-президенты, этеш-төртештә катнашкан Хәйдәр Алханов үзенең тарткалашучы уенчылар янына чыгуы өчен Казан уенчыларының остазы Корбан Бердыевны гаепли.
Алханов әйтүенчә, ул этеш-төртеш башлангач Бердыевны тынычландыру, урынына утырырга чакыру өчен уен мәйданына чыгарга мәҗбүр булган. Бердыев исә аңа ямьсез сүгенү сүзләре белән генә җавап биргән.
Хәзер Алханов Бердыевны чын мөселман булмауда гаепли. “Ул әйткәннәрне бер мөселман да әйтми. Җитмәсә Рамазан аенда”, - ди Алханов. “Бу уенда без җиңәргә тиеш идек! Әйе уен һәркемгә ошады, ул чын көрәш иде, ул җиңү белән тәмамланырга тиеш иде. Тик ул җиңүне бездән тартып алдылар”, - дип белдерде “Терек” вице-президенты. Уен 1:1 исәбе белән тәмамлан иде, дип белдерә "Азатлык Радиосы".

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде