Ислам динендә булган Россия эстрада йолдызлары, танылган актерлар Рамазан аенда күбрәк мәчетләргә йөри һәм аз керемле кешеләргә ярдәм итә икән. "Рамазан аенда һәр мөселман кешесе үзенең гамәлләренә бәя бирергә һәм мохтаҗларга ярдәм итәргә тиеш", - дип белдерде Марат Бәшәров РИА Новости агентлыгы хәбәрчеселәренә.
Аның сүзләренчә, бигрәк тә ятим балаларга һәм аз керемле кешеләргә игътибарны арттырырга кирәк. "Ислам бары тик Рамазан аенда гына гына ярдәмчел булырга өндәми, ә башка вакытта да", - ди актер.
"Ураза - һәр мөселман өчен сынау вакыты", - ди Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ринат Ибраһимов. "Бу айда без үзебезнең эшләребезгә нәтиҗәләр ясарга тиешле", - дип саный ул.
"Дюна" төркеменең солисты Ринат Шәрибзяновның гастрольләре ураза аенда тукталып тормый. "Ураза - дин тоткан кешегә имтихан" дип саный ул. "Мин мөселман һәм шунлыктан төрле шәһәр мәчетләрендә булырга туры килә. Шунысы куанычлы, Россиядә аларның саны елдан ел арта бара", - ди җырчы.
"Безнең гайләдә дини бәйрәмнәрне ихтирам итәләр, ә ураза безнең өчен иң мөһимнәреннән берсе", - дип белдерә грек-рим көрәше буенча ил чемпионы Шамил Хисәметдинов.
Танылган "Спартак" командасының капкачысы Ринат Дасаев бу көннәрен Мәскәү үзәк мәчетенең дин әһелләре белән очрашып, гади мөселманнар белән аралашып үткәрә икән. "Рамазан ае минем өчен үзе бер зур сынау булып тора", - ди ул. Ә менә "Локомотив" командасы уенчысы Данияр Биләлетдинов үзен дини кеше итеп санамаса да, мәчеткә уразада гына булса да йөреүн хәбәр итте.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар