21 августта Кырымның Воинка бистәсендә Чечнянең беренче Президенты Әхмәд Кадыйров исеме белән аталган мәчет ачылды. Тантанада "Мәҗлес" рәисенең беренче урынбасары Рифат Чубаров, Кырым мөселманнарының мөфтие Хаҗи Әмирали Аблаев, Чечня мөфтие Солтан Мирзаев, авыл халкы һәм Чечня вәкилләре катнашты.
"Мәчет төзелешенең чыгымнарын Чечня башлыгы тулысынча үз өстенә алган. "Бу Рамзан Әхмәд улыннан бүләк", - диде ул тантана барышында. Мәчетнең Кырым җирендә барлыкка килүе бер дә очраклы түгел, чөнки, беренчедән - без мөселманнар, икенчедән - чечен һәм крым татарларын күп кенә тарихи вакыйгалар бәйли, мәсәлән, 1944 елдагы илдән куып чыгару. "Безнең халык туган җирләренә кире әйләнеп кайтты һәм үз төбәкләрендә ислам динен торгызу эшләре белән мәшгуль", - дип билгеләде Солтан Мирзаев.
Шулай ук Рамзан Кадыйров мәчеткә әнисе - Аймәни Кадыйрова биреп җибәргән Изге Китапны тапшырды. Кырым мөфтие Чечня түрәләренә һәм халкына рәхмәт сүзләрен белдерде. Яңа мәчеттә 200 дән артык кеше гыйбадәт кыла алачак дип хәбәр итә "Кырым иле" агентлыгы.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар