Мисырлылар елда 50% артык бодайны Россидән кулай бәягә сатып ала иде. Бу елны исә, корылык булу сәбәпле хөкүмәт тарафыннан бодайны чит илгә чыгару вакытлыча тыелды. Шунлыктан исә Мисырда икмәккә бәяләр шактый күтәрелде. Көндә икмәк кибетләре алдында зур чират җыела. Аз керемле кешеләр, икмәк алыр өчен, кызу кояш нурлары астында икешәр сәгать басып торырга мәҗбүр була. Үткән атнада, йөрәге начар эшләгән 41 яшьлек кеше чират торганда вафат була.
Матбугат чаралары моны "бәяләр күтәрелүенең беренче корбаны" дип атарга өлгерде дә инде. Рамазан аенда икмәк-булка әйберләренә сорау тагын да арта һәм бу болай да четерекле мәсьәләне тагын да тирәнәйтә. "Субсидияле икмәк" - хөкүмәт тарафыннан бирелгән иң мөһим әйберләрнең берсе", - ди "ЭТF-Гермес" йортының икътисад белгече Мөхәмәд Әбү Паша. Мисыр халкы моны "aish", ягъни "яшәү чыгынагы" дип йөртә, аның бәясе 0,01$ тора.
Гомүмән "субсидияле икмәк"кә хөкүмәт елда 4 миллиард долл. акча бүлеп бирә. "Бу елны икмәк-булка әйберләренә хаклар күтәрелмәсен өчен өстәмә 700 миллион доллар акча кирәк булачак", - ди сәүдә министры Рәшид Мөхәмәд Рәшид.
Бүгенге көндә Франциядән һәм Украинадан 240 мең тонн. уңыш сатып алынган. Әмма, бу әле бик аз. Россия тарафыннан уңышны чит илгә чыгару вакытлыча тыелса да, ул күп кенә илләрдә сәяси-икътисади дулкынландыру тудырды, дип белдерә Los Angeles Times газетасы.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар