Россия Мөфтиләр шурасы коллективы Россия Мөфтиләр җитәкчесе, шәех Равил Гайнетдинның әнисе Миңниса Әхәт кызы вафат булу сәбәпле аның авыр кайгысын уртаклаша. "Без Равил хәзрәтнең зур кайгысын уртаклашабыз һәм мәрһүмә Миңниса Әхәт кызына багышлап дога кылабыз", - дип язылган мөфтиятнең рәсми сайтында. Ул кече малае Камил гаиләсе белән Питрәч районының Шәле авылында яши иде. 8 августта Миңниса абыстайга 81 яшь тулган иде.
Бүген көн буена мөфтияткә Россия мөселманнары шулай ук чит ил вәкилләре шалтратып хәзрәтнең зур кайгысын уртаклашты. Миңениса апаны бүген туган авылында җирләделәр. Бүгенге җомга намазында Мәскәүнең зур мәчетендә мөселманнар мәрһүмәгә багышлап дога кылдылар. "Tatar-islam" мәгълүмат агентлыгы да шәех Равил Гайнетдинның тирән кайгысын уртаклаша.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде