“Алтын мөнбәр” Мәскәү кинофестивале башлыгы Мамиргов “Татаркино” мөдирен мәхкәмәгә биргән. Шулай ук үзләренә җибәргән фильмнарны Казан үзләштерде дип белдерде. Ә Казан фестивальгә әзерлек эшләрен дәвам итә.
“Алтын мөнбәр” Мәскәү халыкара мөселман киносы фестивале генераль директоры Зауди Мамиргов Казанның фестиваль үткәрүенә төрле юллар белән каршылык күрсәтергә тырыша. “Коммерсантъ”ка биргән соңгы әңгәмәсендә ул, “Алтын мөнбәр”гә дип җибәрелгән фильмнарны Казан үзләштерде, ди.
Казан халыкара мөселман киносы фестивале директоры, “Татаркино” башлыгы Владимир Батраков бу гаепләүнең дөреслеккә туры килмәвен әйтә. Бәйгедә катнашырга теләүчеләр үзләренең әсәрләрен нәкъ Казан фестиваленә җибәрделәр, ди.
“Катнашырга теләүчеләр ел саен Казанда яхшы фестиваль үткәнне белә. Аларның нәкъ Казанга киләсе килә. Аларны Казан кызыксындыра”, ди Батраков.
Мамиргов “Алтын мөнбәргә” дип килеп төшкән режиссерлар үзләрен “Алтын мөнбәр” фестивалендә түгел, ә Казан фестивалендә икәнлекләрен белеп ни әйтерләр икән соң, дигән сорау да куя.
Татарстанда эшләнгән 6 документаль фильм фестивальдә бәйгедән тыш катанашачак. Алар: “Казан”, “Фатих Кәрим”, “Тукай”, “Ногайбәкләр юлы: бурыч, әрнү һәм яктылык”, “Исемнәрне үлемсез иткән бөек эшләр”, “Минем фронт сызыгы”. Режиссер Салават Юзиев фикеренчә, татарстаннар фильмнарын да күрсәтү мөселман киносы фестивале әсәрләрен карарга килүчеләрне арттыра гына.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар