"Сөләйман" мәчетендә көн саен хәйрия ашлары уздырылып тора. Ифтар мәҗлесенә күзләре начар күргән, колаклары начар ишеткән, шулай ук махсус мәктәп балалары һәм теләгән мөселманнар килә. Нибары көненә 150 артык кеше авыз ача.
Шулай ук бу мәҗлесләрдә күренекле җәмәгать, дин һәм дәүләт эшлеклеләре катнаша. Мисал өчен, үткән атнада ифтарга "Кол Шәриф" имамы Рамил хәзрәт Юныс килде, үткән якшәмбе көнне исә дөньядагы иң оста Коръән - хафизларның берсе, Германиядә яшәүче мөселман кардәшебез шәех Хафиз хәзрәт Рәмзиер кунакта булды. Хафиз хәзрәт Рәмзиер Мәккә шәһәрендә Изге Китапны яттан укучыларның халыкара бәйгесендә 2 тапкыр җиңү яулады.
Шулай ук Рамазан аенда "Сөләйман" мәчетенең тернәкләндерү үзәгендә күзләре начар күрүчеләр өчен ислам дине нигезләрен укыту курслары бара. Татарстан, Башкортостан, Чечня, Свердлау өлкәсеннән килгән дин кардәшләребез Луи Браил системасына нигезләнеп Коръән укырга өйрәнә. Изге Рамазан аенда уздырылган курслар, һичшиксез, инвалидларга бары тик уңай йөгынты күрсәтер дип өметләнәләр бу курсларны гамәлгә куючылар.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде