Уфаның Салават проспектында төзелә башлаган мәчеткә тәгаенләнгән акчаларга “аю мае” сөртүчеләргә карата җинаять эше ябылырга мөмкин. Бу хакта Башкортстан Эчке эшләр министрлыгыннан хәбәр итәләр. Әлеге эш буенча җинаять гамәлләре булуы расланмаган.
Ике ел элек Башкортстан Контроль-хисап палатасы хезмәткәрләре мәчет төзелешендә үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре хакында сөйләп күп акчаларның билгесез юнәлешкә җибәрелүләрен, максатсыз файдалануын әйткән иде
Уфа үзәгендә өч ел элек Башкортстандагы иң зур мәчеткә нигез салынды. Яңа мәчетне төзү карары республика җитәкчелеге дәрәҗәсендә кабул ителде. Казанда мәһабәт Кол Шәриф мәчете төзелгәннән соң, Уфада да шуңа охшаш зур Ходай йортын салу дәрте уянды.
Уфаның Салават Юлаев проспектындагы яңа Җәмигъ мәчете төзелешенә зур ширкәтләрдән дә, дәүләт оешмаларыннан, иҗтимагый үзәкләрдән дә, аерым кешеләрдән дә акча җыела башлады. Бу эштән хәтта республика сәнгать осталары да читтә калмады. Нәтиҗәдә баштагы чорга 300 миллионга якын сум акча җыелганлыгы турында әйтелде һәм төзелеш эшләре башланды, дип яза "Татар-информ" агентлыгы.
Төзелеш эшләре республикадагы киң билгеле “Жилстройкомплектснаб” ширкәтенә ышанып тапшырылды. Әмма ике ел үтүгә мәчетнең төзелеше аның нигезләрен эшләүдән дә узмаган булып чыкты. Ә 106 миллион сум акча төзелеш ширкәтенең “үз чыгымнарыбызга” дигән финанс агымына күчерелгән. Шулай итеп хәйрия акчалары, комга сеңгән су кебек, юкка чыккан, ә эш юньләп башланмаган да.
Башкортстан Хөкүмәтенең элекке рәисе Раил Сарбаев республика хокук саклау оешмалары мәчет төзелешендәге хилафлыкларны җентекле тикшерергә һәм гаеплеләрне җавапка тарттырырга тиеш, дип боерган иде. Ләкин күпмедер вакыттан соң, мәчет төзелешендә хилафлыклар юк, дип бу эшне мәхкәмәгә бирмәделәр. Ә бераз соңрак әлеге мәсьәләгә кире кайту турында хәбәр ителде. Мәчет төзелешендәге акчалар чынлап та максатсыз тотынылганмы, әллә инде монда кемнәрнеңдер шәхси мөнәсәбәтләрен ачыклау күренеше генәме – монысын тикшерү һәм мәхкәмә эшләре ачыклар, дип әйтелде. Әмма тикшерү эшләре тәмамланган һәм анда җинаять гамәлләре табылмаган булып чыкты. Хәзер Башкортстан мөселманнары диния нәзараты бу эшне ныклап яңадан тикшерүне таләп итәчәген белдерде.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар