Чечнядә Рамазан аенда кафе һәм рестораннар үз эшләрен 10 сентябрь аена тиклем туктатып тора. "Бүгенгесе көнне барлык җәмәгать туклану оешмалары эшләреннән туктады дияргә мөмкин, әмма кайберләре ябылмаган әле. Ә эш графикларын үзгәртергә теләмәгән оешма хуҗалары белән исә, "махсус комиссия" кешеләре аерым сөйләшүләр алып барачаклар, моның өчен республиканың Диния нәзарәтендә эшче төркем булдырылган", - ди Диния нәзарәте хезмәткәре.
Әмма, бу карар белән күпләр килешеп бетми икән. " Шактый кеше кан басымы, йөрәк, язва, шикәр чире белән авырый, аларга аз булса да ризык һәм су кирәк. Хәрам эчемлек сату нокталарын ябу бер хәл булса, кафеларны ябу - бөтенләй икенче эш. "Диндә мәҗбүрилек юк" дигән хәдис тә бар. Минемчә бу инде чамадан тыш", - дип үз фикерен белдерә Сәйхән әфәнде.
"Кичә балаларны паркка алып бардым, ә андагы барлык туклану урыннары да ябык. Шул исәптән, өйгә иртәрәк кайтып китәргә туры килде. Ни өчен балалар хакы кимсетелергә тиеш соң", - дип борчыла Әхмәд әфәнде. Ураза тоту ислам диненең бер баганасы. Рамазан ае җиткәч Чечнядә гадәттәгечә хәрам сату нокталарын, шулай ук җәмәгать туклану урыннарын ябалар, дип белдерә "Кавказ төене" агентлыгы хәбәр итә.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар