Гаепләнүчеләрнең берсе соңгы сүз вакытында: “Нәкъ бу вакытта кирәкмәгән урынга очраклы рәвештә эләккән кеше мин”, дип белдерде. Икенчесе, үзен гаепсез дип санаганы: “Миңа мәхкәмә карарны алдан әзерләп куя дип әйткәннәр иде, шулай икән”, диде. Өченчесе дәшмәде.
Тикшерү белдерүенчә, 28 гыйнвар көнне 20 сәгать 45 минутта такырбашлар (“фашистлар”, “фа”, скинхедлар) Казанның Сахаров урамы тукталышындагы “Шаурма” кафесы янына килә. Алар шунда рәсми булмаган хәрәкәт “антифашист”лар вәкилләрен күреп алып аларга һөҗүм итәләр.
Бу ике хәрәкәт арасында моңа кадәр үк инде каршылыклар һәм бер-берсен күрә алмау булгалаган иде. Такырбашларның берсенең кулында нәрсәдер булган. Ул шуның белән кыйнаган. Нәтиҗәдә тән җәрәхәте алган “антифалар” Казанның ашыгыч ярдәм хастаханәсенә мөрәҗәгать иткән.
Әлеге бәрелеш вакытында такырбашлар араларыннан берәүгә берничә тапкыр “Казак” дип дәшкәннәр. Ул “Сопротивления” дип аталган рәсми булмаган оешма башлыгы Дмитрий Новиков булып чыккан, дип белдерә "Азатлык Радиосы".
Интерфакс белдерүенчә, Эчке эшләр министрлыгы вәкиле “зыян күрүчеләр милиция хезмәткәрләренә, 20 кешелек скинхедлар төркеме һөҗүм итте” дип әйткән.
Тикшерү өчесенә хөкем карары чыгарылды, әмма алар күбрәк тә булырга мөмкин, дип белдерә. Хөкем ителгәннәр 10 көн эчендә шикаять язмаса, карар үз көченә керә.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар