Уфадагы “Ихлас” мәчетендә имамнар ураза аенда башкарылачак чаралар хакында киңәш корды. “Ихлас” мәчете имам-хатибы Мөхәммәт хәзрәт Галләм әйтүенчә, әлеге Аллаһ йортында Рамазан аена һәр елда ныклы әзерлек белән киләләр. Алдан ук теге яки бу чараларны оештыру өчен җаваплы муллалар, имамнар тәгаенләнә. Быел да шул тәртиптән тайпылмаганнар.
Рамазан аенда Уфадагы мәчетләрдә, шул исәптән, “Ихлас”та да ифтар мәҗлесләре, шулай ук төрле мәдәни-дини чаралар оештырылачак. Хәләл ризыклардан, милли аш-сулардан бәйге-күргәзмәләр үткәрү дә каралган. Җөмһүриятнең төрле районнарында ачылачак мәчетләр тантаналарына да чакырулы Уфа имамнары.
Соңгы елларда ислам диненә тартылучылар, шәригать кушканча яшәүчеләр саны арта бара. Милләтнең күренекле шәхесләре дә, башкаларга үрнәк күрсәтеп, ислам диненә килә. Башкортстан Татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы, конгрессның Салават шәһәрендәге бүлеге рәисе Әсгать Корманаев та нәкъ шундыйлардан. Хәрәм эшләрдән тыелып, намазлык өстенә баскан, Рамазан аенда бер көн дә калдырмыйча ураза тотучы милләтпәрвәр шәхес башкаларны да иманга чакыра: “Изге китабыбыз – Коръәнне үзләренең өстәл китабы иткән мөэмин мөселманнар күп хаталардан хали булыр иде”, ди ул.
Рамазан ае алдыннан диндәшләргә мөрәҗәгатен шигъри калыпка салган Әсгать әфәнде аны “Азатлык” радиосына да укып ишеттерде. Аның фикеренчә, татар һәм башкортны әлеге глобальләштерү заманында милләт буларак саклап калуда ислам дине дә мөһим роль уйный ала: “Шәригать кануннары буенча яшәгән кеше хәрәмнән һәм яман эшләрдән ерак тора, гаиләсендә татулык һәм бәрәкәт булдыра, инсафлы балалар тәрбияли. Шулай итеп милләтне саклап калуга да үз өлешен кертә”, ди Әсгать Корманаев.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар