"Әлриаид" оешмасы чакыруы буенча 12 августа Украинага "Әл-Әзһәр" (Мисыр, Каһирә) мөселман университетыннан имамнар килде, дип белдерә оешма матбугат хезмәте. Моңа Украинада урнашкан Мисыр илчелеге дә шактый ярдәм күрсәткән. Соңыннан Ливия дәүләтеннән дә Коръән укучылар килде.
Рамазан аенда Абделгади Әл-Хифнави, Гаввари Мөхәммәд, Хәлид Абделнаим һәм Абдел Ссәләм хәзрәтләре тәравих намазларын Киев, Харьков һәм Одесса мәдәни ислам үзәкләрендә алып барачаклар. Шулай ук Изге китап белгечләре мәчетләрдә дин дәресләрен дә үткәрәчәкләр.
"Украина мөселманнары Рамазан аеның узенчәлекле булуына күнеккән инде. Шуңа да аларның саны ислам мәдәни үзәкләрендә артканнар арта бара һәм моның төп сәбәбе - Мисыр кунакларының Коръән укуы", - дип раслады "Әлриаид" җитәкчесе Исмаил Кади.
Шейх Абделгади Әл-Хифнави сүзләренчә, «Әл-Әзһәр» ел да Рамазан аенда үзенең иң яхшы Коръән белгечләрен төрле ил мәчетләренә җибәрә. "Бу безнең ерак сәфәргә беренче чыгуыбыз һәм Украина ислам үзәкләрендә укытуыбыз белән бик тә канәгатьбез", - дип белдерде шәех.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар