Мәскәү мэры Юрий Лужков фәрманы белән, Русия башкаласында бәйрәм вакытында азанны мәчеттәге тавыш көчәйткеч аша һәр якка ишетү мөмкин булачак. Шәһәр хакимияте рәсми интернет сәхифәсендә әлеге карар турында Лужковның Русия мөфтиләр шурасы тәкъдимен кабул итүен белдерде.
Мәскәү шәһәр хакимияте моннан элек мөселманнарның изге көннәрендә мәчет тирәсендә аракы сатуны да тыйган иде. Мэрның урынбасары Сергей Байдаков сүзләренчә, барысыда хокук кысаларында узачак. "Мәскәү - зур дини үзәкләрнең берсе булып санала һәм рухи азатлык - Россия Конституциясенең төп принципларының берсе, - дип белдерде хөкүмәт эшчесе.
"Дини бәйрәмнәргә, христиан бәйрәмнәре яисә мөселман бәйрәмнәре булсынмы, бик күп кеше килә. Мисал өчен, үткән елда Мәскәүнең үзәк мәчетенә Ураза бәйрәменә 50 меңнән артык мөселман җыелды һәм алар барысыда азанны тулаем рәвештә ишетә алмады. Шул исәптән бу елны мөселманнар азанны мәчеттәге тавыш көчәйткеч аша һәр якка ишетү мөмкин булачак,дип белдерә GZT.RU сайты.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар