Кичә "Сөләйман" мәчетендәге ифтарда дөньядагы иң оста Коръән - хафизларның берсе, Германиядә яшәүче мөселман кардәшебез шәех Хафиз хәзрәт Рәмзиер катнашты. Исегезгә төшерәбез: узган елдагы Рамазанда шәех Левченко бистәсе мәчетендә буулган иде. Мәхәллә халкы ул вакытта да аның күркәм, кабатланмас тавышына сокланды.
Хафиз хәзрәт узган елдагы визитында "Сөләйман"нан күп кенә җылы тәэсирләр алып киткән иде. Аны бигрәк тә күзләре күрмәүче инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең эше әсир итте. "Мин үзем дә Кельн шәһәрендә Илдар хәзрәт Баязитов һәм Мәликә ханымның "Сөләйман" мәчетендә алып барган эшләрен барлык җирләрдә, үзем булган илләрдә дә сөйләдем.
Хәзер Европадагы кардәшләребез сезнең хакта беләләр һәм сезнең белән горурланалар. Аллаһ сезгә сабырлык, сәламәтлек бирсен, уңышлар насыйп итсен", - диде еракларны якын итеп килгән кунак. Аннары шәех мәхәллә халкына вәгазь сөйләде, намазга имамлык кылды, мөселманнарны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде.
Ул Рамазан аеның әһле ислам тормышындагы әһәмияте турында бәян итте.Хафиз хәзрәт Рәмзиер Коръәнне 10 яшендә яттан өйрәнә. Ул Мәккә шәһәрендә Изге Китапны яттан укучыларның халыкара бәйгесендә 2 тапкыр җиңү яулады.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар