12 августта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов бер көнлек эш сәфәре белән Беларус башкаласы Минскида булды. Татарстан президентының Беларуска сәфәре биредә яшәүче татарларны да өметләндерде.Беларус татарлары мәчет төзү һәм мәгариф эшләре өчен Татарстан ярдәменә өметләнә.
Беларус мөселманнары мөфтие Исмәгыйль Варанович радиобызга Беларуста яшәгән татарларның мәктәп һәм мәчет салу өчен матди ярдәмгә ихтыяҗы булуын әйтте. Варанович Татарстанның Казанда укырга теләгән Беларус татарларына ярдәм күрсәтүен искә төшерде. Элек Беларус татарлары ислам динен Якын Көнчыгышта үзләштерсә, хәзер алар Казанга тартыла башлаган.
Варанович Минскидагы Русия илчелегенең Беларустагы ике татар оешмасына ярдәм күрсәтүен әйтте.Беларуста 3 меңгә якын татар яши. Аларның күпчелеге XIV һәм XVI гасырда Польша һәм Литвадан Беларуска күчеп килгән, дип белдерә "Азатлык Радиосы".

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар