Рамзан Кадыйров илдә бер генә президент булырга тиеш дигән фикергә килгән. Чечня президенты төбәк җитәкчеләре губернатор яки башлык дип аталырга тиеш дип саный.
Чечня президенты сүзчесе Альви Кәримов “Чечня президенты” дигән сүзтезмә аерым бер чечен сүзе белән алыштырылырга мөмкин дип белдерә.Президент сүзчесе әйтүенчә, Кадыйров бу фикерне башкаларга көчләп такмый. Әмма бердәм илдә бер генә президент булырга тиешлеген яшерми. Ә Чечня президенты берәр чечен сүзе белән аталачак.
Кәримов сүзләренчә, моны республика парламенты хәл итәчәк.“Русия һәм Чечня конституциясенә каршы килмәгән теләсә нинди карар кабул итәргә мөмкин. Билгеле, Чечня парламенты Русия кануннарына каршы килгән карар кабул итмәячәк”, ди Альви Кәримов.Чеченнарның бәйсезлек өчен көрәшкән кораллы хәрәкәте үз җитәкчесе Доку Умаровны "әмир" дип атый.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар