Мәчеткә авыл җирлегендәге “Янаул“ ҖЧҖ, “Актанышагрохим“ ААҖ җитәкчесе Азат Бикмөхәммәтовның әнисенең исеме белән Хәтирә мәчете дигән исем бирелде, дип хәбәр итә “Актаныш таңнары”.
Татар Суыксудагы яшәешкә көч, иртәгәсе көнгә ышаныч биргән изге йорт – тамчыдан җыелган күл. Аны бар авыл белән җиткезгәннәр. Изге йортны ачу тантанасына килгән кунакларның саны да шактый булды. Бу көнне зарыгып көтеп алган авыл халкыннан башка, биредә шулай ук җөмһүриятебезнең бар төбәкләреннән дә җыелган “Татагрохим“ оешмасының бүлекчә җитәкчеләре дә катнашты.
Район башлыгы Энгель Нәвап улы тәбрикләү сүзендә авыл халкын тагын бер кат шушы тарихи көн белән котлап, аны якынайткан барча авылдашларга һәм шактый өлеш керткән Азат Шәйгалим улына рәхмәтләрен җиткерде. Озак еллар җирлектә имам-хатыйп вазифаларын башкарган Вазыйх Шакиров, җыелганнарга үгет-нәсихәтләрен җиткереп, сөенеч белән уртаклашты. Актаныш мәхәлләсенең имам-хатыйбы Руслан Мортазин суыксулыларны яңа мәчет хуҗасы, яшь хәзрәт Нур Хөсәенов белән таныштырды.
“Үзегез килегез, балаларыгызны җибәрегез. Мәчет ишекләре сезнең өчен һәрчак ачык”,– дип вәгазьләде ул җыелганнарны. Актаныш мөслимәләр берләшмәсен җитәкләүче Миңния Вәлиева да, хәзрәтнең сүзләрен хуплап: “Диннең киләчәге балаларда, ә киләчәк алар кулында”,– дип искәртеп китте.
Районда 41 нче булып сафка баскан мәчет тантана барышында тәбрикләүләрдән, бүләкләүләрдән өзелмәде. Мәктәп коллективы урындыклар белән, авылдашлар, җитәкчеләр келәм, Коръән китаплары белән сөендерде.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар