Рамазан аеның беренче көнендә Мәккәдә Согуд Гарәбсатынының төп сәгате эшли башлады. Мөселман “Биг-Бен”ы дөньяда иң биек һәм иң зур булып чыккан. 40 метрлы сәгать җир өстеннән 400 метр биеклектә урнашкан. Манараның гомуми биеклеге исә – 601 метр. Димәк, манара бары Дубай күксөзәрләренең берсеннән генә тәбәнәгрәк.
Сәгать механизмының авырлыгы 36 мең тонна. Сәгатьле манара аерым гына урнаштырылмаган. Алар тагын берничә манара һәм корылма белән тулы бер комплекс тәшкил итәләр. Төзелештә катнашкан белгечләр әйтүенчә, комплекс диварлары эчендә 100 мең чакрым кабель үткәрелгән. Бу кабельләр, мәсәлән, 76 лифтның эшләвен тәэмин итәчәк. Алар арасында дөньядагы иң зур лифт та бар.
Дүрт сәгать циферблаты дүрт якка карап тора. Алар 98 миллион кисәкле мозикадан ясалган.
Сәгатьнең тагын бер үзенчәлеге – азан әйтелгән вакытта циферблатлар яшел һәм ак төсле 21 мең лампочка белән яктыртылачак. Белгечләр әйтүенчә, болай эшләү нәтиҗәсендә вакытны 30 мең чакрым ераклыкта басып торган кеше дә күрә алачак.
Мәккәнең төп сәгате әлегә тест режимында гына эшли. Монтаж эшләре әлегә ахырга кадәр тәмамланмаган.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар