Америкадагы Джорджтаун университеты һәм Иорданиядәге Стратегик тикшеренүләр үзәге дөньяның иң авторитетлы 500 мөселманын игълан итте. 200 биттән торган мондый каталог ел саен әзерләнә. 500 мәшһүр мөселманны рейтинг буенча төземиләр. Шулай да “Топ-50” төшенчәсе монда да урынлы. Беренче иллелекне Согуд Гарәбстаны короле Абдалла бин Габдел-Газиз әл-Сәүди җитәкли. Калганнар исә тематик бүлекләр буенча аерыла – галимнәр, сәясәтчеләр, дин белгечләре, хатын-кызлар, яшьләр һ.б.
Исемлеккә керү өчен төп фактор – мөселман кешесенең үзе яшәгән илдә, төбәктә дини процессларга йогынтысы, мөселман җәмәгатенә йогынтысы.
Исемлеккә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та кертелгән. Россиядән тагын Чечня Республикасы Президенты Әхмәд Кадыйров, Ингушетия повстанецлары башлыгы Әхмәд Евлоев, Санкт-Петербург мөфтие Җәгъфәр Пончаев Насибулла углы бар.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар