АКШ Президенты Барак Обама дөнья мөселманнарын изге Рамазан ае башлану белән котлады. Илбашының рәсми мөрәҗәгатендә “Америка халкы исеменнән без Мишель белән Америкадагы һәм бөтен дөньядагы мөселманнарга яхшылык кына телибез”, диелә.
Б.Обама әйтүенчә, “Рамазан – гаиләләр бергә җыелу вакыты”. Шул ук вакытта бу ай – “озын-озак гыйбадәтләр һәм уйланулар вакыты”. Мөселманнар Рамазанның көндезен уразада, төннәрен – намазда үткәрәләр, башкаларга ярдәм итәләр. “Болай итеп, алар бөтен кешелекнең үсешенә өлеш кертәләр”, дип әйтә Б.Обама. Аның сүзләренчә, дөньядагы бөтен үзгәрешләр кешеләрнең йөрәкләрендәге үзгәрешләрдән башланырга тиеш.
“Рамазан традицияләре берләштерүче принципларны искә төшерә, - дип өсти АКШ Президенты. – Ислам дине исә төрле-төрле кешеләрне берләштереп торучы дин”.
Барак Обаманың дөнья мөселманнарын ураза ае башлану белән котлавы традициягә әйләнә бара. Үткән Рамазан башында да ул мөселманнарга мөрәҗәгать итеп, аларга гыйбадәтләрендә җиңеллек теләп, котлауларын җиткерде.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде