80 меңнән артык экспонат сакланган әлеге ядкарьханәдә төзекләндерү эшләре 7 ел дәвамында барган.Каһирәнең (Мисыр) Ислам сәнгате музеенда барган төзекләндерү эшләре, ниһаять, тәмамланган. Ислам сәнгате музейлары арасында Якын Көнчышта беренче һәм иң зурларыннан саналган, 80 меңнән артык экспонат сакланган әлеге ядкарьханәдә төзекләндерү эшләре 7 ел дәвамында барган, дип хәбәр итә “stejka.com” порталы.
XX гасыр башында итальян архитекторы Альфонсо Манескалой (Alfonso Manescala) тарафыннан салынган булып, еллар узу белән, аның диварлары ярыла, кыршыла башлаган. Ябылыр алдыннан әлеге бинада 3 меңләп экспонат булган. Якын арада ачылачак Ислам сәнгате музеена аяк басканнар яңартылган һәм 1,7 мең эспонаттан торган экспозиция белән таныша алачак.
Музей директоры Мөхәммәд Аббас Сәлим сүзләренчә, пирамидалар һәм Мисырның башка тарихи ядкарьләре белән чагыштырганда, Ислам сәнгате кеше күзеннән шактый яшерен, музей исә аның ядкарьләрен киң җәмәгатьчелеккә мөмкин кадәр күбрәк тәкъдим итәргә җыена.Искәртеп үтәбез: Ислам дине Мисырда, дәүләт Гарәп хәлифәтенә кушылганнан соң, VII гасырда таралыш алган һәм төп дин санала.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар