Рамазан ае башлану белән Төмән өлкәсенең барлык мәчетләрендә дә тәрафих намазлары үтәчәк, дип хәбәр итә "Ислам.ру" сайты. Бу турыда Төмән өлкәсе Казыят идарәсе башлыгы Фатих Гарифуллин хәбәр итә.
"Быел барлык мөэмин мөселманнар да ураза тотарга җыена. Төмән өлкәсендә яшәүче мөселманнар Рамазанны лаеклы рәвештә үткәрергә ниятли", - ди Ф.Гарифуллин.
Төмән мөселманнары лидеры сүзләренчә, илдәге кызу һава торышы мөселманнарга ураза тотарга комачауламаячак. "Аллаһы Тәгалә ураза тотмаска рөхсәт ителгән кешеләр төркемен бик төгәл билгеләгән. Болар - авыру, мосафир, бәби көтүче һәм бала ашатучы аналар. Калганнар ураза тотудан баш тартырга тиеш түгел", - дип белдерде Фатих әфәнде Гарифуллин.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде