VI Казан Халыкара мөселман кино фестиваленә америка актеры һәм продюсеры, «Оскар», «Сезар» премиясенең «Иң яхшы актер» номинациясе лауреаты Эдриан Броуди киләчәк. Голливуд йолдызы фестивальне ачу тантанасында катнашачак һәм журналистлар белән очрашачак, дип хәбәр итә чараны оештыручылар.
Эдриан Броуди 1973 елның 14 апрелендә Нью-Йоркта мәктәп укытучысы һәм фотожурналист гаиләсендә туа. Бала чагыннан ук иҗат дөньясында кайный. «Удивительный Эдриан» дигән күңел ачу программасы белән күп җирләрдә чыгыш ясый. Эдриан Броуди Югары сәхнә сәнгате мәктәбендә һәм Американың драма сәнгате академиясен тәмамлый. Берничә ел театр сәхнәсендә эшли.
1988 елда телевидениедә «Home at Last» драмасында төп рольне башкара. Ә аннары киноларда уйный башлый.
Роман Поланскийның «Пианист» (2002) биографик драмасында төп герой образын башкарып, Э.Броуди дөнья күләм танылу ала һәм сәхнәдәшләренең хөрмәтен казана. Нәкъ шушы образы өчен ул «Иң яхшы актер» номинациясендә «Оскар» ала.
Эдриан Броуди төрле жанрларда, төрле амплуада иҗат итә. Шулай ук, без аны продюсер буларак та беләбез. Мәсәлән, «Джалло» фильмы аша.
VI Казан Халыкара мөселман кино фестивален ачу тантанасында Россиянең кино йолдызлары: Антон Макарский, Вениамин Смехов, Мария Порошина, Алексей Гуськов, Валерия Ланская, Светлана Дружининалар киләчәк, ди фестивальнең матбугат үзәге. Ә фестивальне ябу чарасына Сергей Соловьев, Марина Голуб, Александр Филиппенко, Дмитрий Дюжев, Андрей Федорцов һәм Сергей Селиннар килер, дип фаразлана.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар