Кабулда «Ислам һәм тынычлык» дигән фәнни-гамәли семинар башланды. Семинар Әфганстанның Хаҗ эшләре министрлыгы тарафыннан оештырыла. Әлеге семинарның максаты бик изге: дөньяда тынычлык урнаштыруның яңа планын төзү. Тынычлык урнаштыру мәчетләр һәм дин эшлеклеләре ярдәме белән барачак.
Семинар эшчәнлегендә 300 дин эшлеклесе катнашты. Алар дөньякүләм тынычлык урнаштыру барышында диннең дә роле булырга тиеш, дигән нәтиҗәгә килделәр. Бу уңайдан конкрет план да эшләнде.
Әфганстан президенты Хәмит Карзай сүзләренчә, Ислам – тынычлык дине, ә илнең тыныч булуы һәрбер мөселманның изге бурычы.
Хаҗ эшләре министры исә каршылыкларны корал белән түгел, ә сөйләшү, бер-береңә юл кую белән хәл итәргә кирәк, дип хәбәр итә islam.ru сайты.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар